Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында 2014–2020 елларга энергияне сак тоту дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Чара «Казан ярминкәсе» КҮдә узды. Аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре сәнәгать предприятеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты. 
 
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру – безнең конкуренциягә сәләтле булуыбызның нигезе һәм экологик хәлне яхшырту коралы. «2017 ел Экология елы дип белдерелде, шуңа күрә безгә бу моментларга аерым игътибар бирергә кирәк. Без дөньяның иң яхшы тәҗрибәләренә туры килергә тиеш», - дип саный ТР Президенты.

Кайбер Татарстан компанияләре бу җәһәттән җитди нәтиҗәләргә ирештеләр. «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ товар продукциясенең энергия сыешлылыгын 43%ка киметә алды. «Татнефть» ГАҖда да уңай динамика күзәтелә. АСК өлкәсендә «Майский» теплица комбинаты – яхшы үрнәк, ул 2000 елдан алып продукциясенең энергия сыешлылыгын 3 мәртәбәгә киметте. 

«Соңгы елларда республикада бу юнәлештә зур эш башкарылды. Казанда энергия кытлыгын бетерә алдык. Моннан тыш, Татарстанда заманча технологияләрне гамәлгә кертү дәвам итә, аерым алганда, пар-газ һәм газ турбина җайланмаларын», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Энергетика министрлыгы тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне югары бәяләде. Быелның икенче кварталында Казан ТЭЦ-3тә 389 МВт куәтле газ турбина җайланмасы эшләтеп җибәреләчәк, киләсе елга –   «Татэнерго»ның Казан ТЭЦ-1дә пар-газ җайланмасы.

Зәй ГРЭСы язмышы аерым мәсьәлә. «Бу тема безгә дә кагыла, һәм тулаем  Россия энергия системасына да. Станциянең киләчәк эше турында карар кабул итәргә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Россия Минэнерго җитәкчелегенә. 
 
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов энергия сервисы контрактлары өлешендә эшне дәвам итәргә кушты. 
 
«Минем «Газпром» компаниясенә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә, чөнки бездә бер генә эре проект та аның катнашыннан башка гамәлгә ашырылмый. Моннан тыш, энергетика җайланмаларын җитештерүче бөтендөнья компанияләре белән актив хезмәттәшлек итәбез: "Данфосс", "Шнайдер Электрик", "Дженерал Электрик" һәм башкалар», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, энергияне сак тоту темасын актив яктыртып, массакүләм мәгълүмат чаралары да зур эш башкара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International