Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстанда хакимият белән бизнес арасында сыйфатлы диалог урнаштырылган

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның өченче киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстанның 260тан артык бизнесмены, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.    

Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның рәсми сайтында утырышының интернет-трансляциясе оештырылган иде. 

«Бу мәйданчык, бизнесның актуаль мәсьәләләрен тиз һәм нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итеп, үзен бик әйбәт күрсәтте. Булган темпны саклап калу безнең өчен бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. 

Ул билгеләп үткәнчә, өч ел эчендә Совет проект төркемнәренең 300дән артык утырышын уздырган, үз мөрәҗәгатьләре белән 2 меңгә якын бизнесмен чыгыш ясаган. Барлыгы 40тан артык инициатива хупланган. 

«Бу – эшнең иң оптималь рәвеше, без эшкуарлар белән төрле хәлләрдән чыгу юлларын бергәләп эзлибез. Безгә бизнесменнарыбызны нәрсә борчыганны белү зарур», - диде Татарстан Президенты. 

Аннары Советның проект төркемнәре лидерлары Татарстан бизнесменнарын борчучы берничә проблема турында сөйләделәр.

Мәҗбүри медицина иминияте системасында хосусый медицина клиникалары катнашу турында «Расческов» күз хирургиясе» клиникасы баш директоры Александр Расческов мәгълүмат бирде. 2015 елда мәҗбүри медицина иминиятенә бары тик 55 эшкуар гына керә алган. Күләмнәрне бүлүне республика комиссиясе хәл итә, ә анда хосусый медицина вәкилләре юк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу өлкәдә эшкуарлар өчен бернинди чикләүләр дә булмаска тиеш. Моннан тыш, бизнес бит инвестицияләр алып килә, ә бу инвестицияләр сәламәтлек саклау тармагын үстерү өчен бик кирәк. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты хосусый клиникалар вәкилләренең, ММИ өлкәсендә эшләп, комплекслы медицина ярдәме күрсәтергә тиешлекләрен исләренә төшерде.

Эшкуарлык советының баш эксперты Венера Камалова күзәтчелек органнары тарафыннан 180 мең сумга кадәр штраф салынган фермер турында сөйләде. Сәбәбе –  экологик документацияне рәсмиләштермичә,  ярдәмче бүлмәдә көнкүреш газ казаны урнаштыру. Белгечләр фикеренчә, казанны урнаштырганчы аның әйләнә-тирә мохиткә китергән зыянын билгеләргә кирәк иде.   

« Һәр казанның барлык мәгълүматы булган үз паспорты булса, бу экспертизалар ни өчен кирәк соң? Бер генә газ хезмәте дә лицензиясе булмаган җайланманы тоташтырмый. Ул вакытта кешеләрне ник аптыратырга соң? – диде Татарстан Президенты. – Сүз бит сәнәгать казаны турында бармый».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күзәтчелек органнары тарафыннан бу гамәлләр коррупция күренешләренә китерә. «Без эшкуарларга ярдәм күрсәтү турында сөйлибез, әмма мондый методлар белән сез эшне катлаулатасыз гына», - диде ул. 

Шуннан соңгы проект төркеме вәкиле Рөстәм Миңнехановка Болгар музей-тыюлыгы территориясендә бизнес алып барырга әзер булган бизнесменнарга ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте. Төп проблема – җир кишәрлекләре бәяләре: кибет йә кафетерий ачу өчен хосусый затка җир арендасы өчен зур акча түләргә туры килә икән. 

Шул юнәлештәге министрлыкларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты  эшкуарларга җир кишәрлекләрен түләүсез бирү мөмкинлеген карарга кушты. Шулай ук ук муниципаль хакимияткә коммуникацияләргә тоташу мәсьәләләрен хәл итәргә тәкъдим итте. 

Отельерлар фикеренчә, алар бизнесына Казан Кремле территориясен реклама стендларыннан азат итү турындагы карар тискәре йогынты ясый. Бу күрсәтмә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгыннан килгән.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, федераль нормаларны үтәргә кирәк. Сезнең кунакханәләрне башка инструментлар ярдәмендә дә рекламаларга була, башка вариантларны карарга кирәк, диде ул.

Утырыш барышында шулай ук дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне бәяләгәндә тотрыклы бәяләр сәясәте булдыру, шулай ук сәүдә челтәрләре белән җитештерүчеләр арасында тыгызрак багланышлар өчен мәйданчык оештыру мәсьәләләре дә кузгатылды. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов проект төркемнәре вәкилләренә барлык проблемаларны җентекләп тикшергәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Минемчә, без бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын һичшиксез табарбыз», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International