Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсенә бүленгән бюджет акчалары узган елгыдан ким булмый

2016 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә җитештерелгән продукция суммасы 2017 елда 250 млрд сум булыр дип фаразлана. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев хәбәр итте. Бу бөртекле культуралар уңышын арттыру, ит җитештерүне үстерү һ.б. хисабына гамәлгә ашырылачак.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр арткан һәм аларның гомуми саны 143 меңгә якынлашкан. Күпчелеге авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле.

Татарстан финанс министрының беренче урынбасары — ТР Казначылык департаменты җитәкчесе Марат Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсенә 2017 елга бүлеп биреләчәк бюджет акчалары 2016 ел дәрәҗәсендә калачак. Аның күләме 7 млрд 403 млн 775 мең булыр дип көтелә. Россия күләмендә гамәлә ашырыла торган дәүләт программаларына федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган акчалар исә 10 млрд сумга кимрәк булыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International