Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында киләсе ел бюджетын тикшерделәр

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

2017 елга Татарстанның мәдәният һәм кинематография өлкәсенә 6761,2 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. 2018 елга бу сумма 7119,4 млн сум, 2019 елда 7083,4 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә узган утырышта республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Агымдагы ел бюджетын раслаганда, Татарстан Мәдәният министрлыгына 3820,5 млн сум акча бүлеп бирелгән булган. 2017 елга бүленәчәк бюджет хисабына “Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар мәдәни мирасы” комплекслы проектын, “2014-220 елларда Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” прграммасын тормышка ашыру һәм тагын 6 дәүләт программасы гамәлгә кую каралган.

Алла Анфимова әйтүенчә, әлеге сумма Татарстанның барлык мәдәни үзәкләрен тәртиптә тоту өчен җитәчәк. 2016 ел бюджеты белән чагыштырганда, мәдәният һәм кинематография өлкәсенә бүленәчәк акчалар күләме 31 процентка югарырак.

Киләсе елда Татарстан радио һәм телевидениесенә 588 млн сум, басма матбугат һәм нәшрияткә 550 млн сум, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы аппаратына 16 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Республика финанс министры урынбасары бу суммаларга тагын 5 юнәлештә гамәлгә ашырыла торган программалар өчен 24,7 млн сум акча өстәләчәген дә әйтте.

Быел Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларына бюджеттан бүлеп бирелгән акча күләме 1 млрд 182 млн сум тәшкил иткән.

Татарстанда иҗат итүче каләм ияләре өчен гонорарлар күләме киләсе елга да артмаячак. Республиканың 2017 ел бюджетында әлеге юнәлеш өчен өстәмә түләүләр каралмаган.

Әлеге мәсьәләне “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова күтәрде.

“Безнең республикада әдәби басмалар шактый һәм аларның эшчәнлеген коммерцияләштерү мөмкин түгел. Әдәби хезмәт — ул башка хезмәтләр кебек үк, кемнеңдер эше, кереме. Әмма хезмәт хаклары бик түбән. Әлеге басмаларда эшләүче журналистлар да кечкенә хезмәт хакы хисабына яши. Берничә ай тырышып язган хезмәтләрен безгә алып килгән авторлар да 2-3 мең сум күләмендә акча ала”, - диде ул.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев бу уңайдан: “Россия Президентының “Май указлары” гамәлгә ашырыла, әмма иҗат кешеләренә гонорар түләү мәсьәләсе хаман читтә кала бирә. Бу шундый ук хезмәт хакы. Ул бүләк тә, премия дә түгел”, - дигән фикерен җиткерде.

Мәсьәләнең җитдилеген Татарстан Дәүләт советы Рәисе урынбасары, республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да билгеләп үтте. “Медиа өлкәсен финанслау - бик әһәмиятле. Мин 12 ел Дәүләт Советында эшлим, әмма бер генә тапкыр индексация булды, анысы да аз гына күләмдә. Минемчә, әдәби-нәфис журналларның гына түгел, барлык редакцияләрнең дә хезмәт хакларын анализларга кирәк. Журналистлар союзы рәисе буларак миңа редакторлар еш мөрәҗәгать итә. Аларны эшләргә мәҗбүр итәләр - бу да дөрес. Әмма, редакциянең соңгы тиеннәрен алсаң, аларның яхшырак эшләргә стимуллары калмый.

Хезмәт хаклары зур булмау сәбәпле, бу өлкәдән югары квалификацияле кешеләр китә. Төп проблема менә шунда. Элек бездә язучылар катлаулы темаларга язалар иде, ә хәзер алар килми, чөнки аларның 3 атна буе әзерләгән материалларына 500 сум түлиләр. Бу да дөрес түгел”,- диде ул.

Разил Вәлиев исә: “Безнең республика бар өлкәдә дә беренче, бу юнәлештә дә беренче булырга тиеш”, - дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International