Рөстәм Миңнеханов 2017 елга Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразлауга багышланган ТР Министрлар Кабинеты утырышында катнашты

2016 елның 23 сентябре, җомга

Татарстанда ҖТП үткән ел йомгаклары буенча 1 трлн. 929 млрд.  сум дип фаразлана, динамика – 102,3 процент. 2017-2019 елларда үсеш 103,1-104,2 процент дип көтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте, утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы    Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

2017, 2018 һәм 2019 елларга фараз күрсәткечләре нефтькә уртача еллык бәяләр нигезендә, ягъни бер баррельга 40 АКШ доллары күләмендә формалаштырылды. Фараз буенча доллар курсы  2016 елдагы 67 сумнан 2019 елдагы 64 сумга кадәр төшәчәк (Россия Федерациясе  Икътисадый үсеш министрлыгы күрсәткечләре буенча).

ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр иткәнчә, үткән ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы 103,2 процент дип көтелә. 2017 елда ул 105,1 процент дип фаразлана,  2018 елда – 106,5 процент, 2019 елда – 102,9 процент.

Олег пелевин сүзләренчә, быел авыл хуҗалыгында продуктлар күләме үсеше 230 млрд. сум дип фаразлана, ягъни чагыштырма бәяләрдә 3,2 процент.

Төзелеш комплексында 2016 ел йомгаклары буенча подряд эшләре күләме чагыштырма бәяләрдә үткән ел дәрәҗәсендә, диде Пелевин. Уртача срокка перспективада уртача еллык үсеш темплары 100,5-101,5 процентка якын булачак дип көтелә. Ел саен 2,4 млн. кв. м торак файдалануга тапшырыла.

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, ваклап сату әйләнеше 101,5-102,5 процент булачак. Үткән елгы күләм 321,7 млрд. сум дип көтелә, 2019 елда – 347 млрд. сумга кадәр.

Социаль өлкә турында О. Пелевин ассызыклаганча, эшсезлек чагыштырмача югары дәрәҗәдә сакланып кала: август азагына 14,6 мең эшсез теркәлгән. «Хезмәт хакы арту темпы 104,4-105,4 процент чамасы. Уртача еллык үсеш – 105 процент. Хезмәт җитештерүчәнлеге югары темплар белән артачак – 106,7 процент, – диде ул. – Тулаем фараз 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе сценариена туры килә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International