Илдар Халиков ТР Инвестицион-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә фондның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.

2016 елда Россия законына төзәтмәләр кертүгә бәйле рәвештә Фонд уставында үзгәрешләр булды. Бу мәсьәлә буенча ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов доклад ясады.

ТР Инвестицион-венчур фонды сәнәгатьне үстерү фонды вәкаләтләрен башкара, шулай ук фәнни, фәнни-техник, инновацион эшчәнлеккә ярдәм фонды булып тора. Хәзерге вакытта Фонд органнары структурасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Попечительлек советы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Күзәтчелек советы – югары коллегиаль орган, Эксперт советы, Ревизия комиссиясе һәм башкарма органнардан тора.

Моннан тыш, Күзәтчелек советы әгъзалары ТР Инвестицион-венчур фонды директоры урынбасары Фәнис Хәкимуллинның, ТР Инвестицион-венчур фондының Сәнәгатьне үстерү фонды белән бергә гамәлгә ашырыла торган “HYPERLINK-Үсеш проектлары” программасының барышы турында докладын тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International