Татарстан Премьер-министры республикада социаль программаларны гамәлгә ашыруның яңа концепциясен кабул итү турында хәбәр итте

2016 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Президенты республика социаль программаларын 2017 елга озынайту турында карар кабул итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

“Соңгы берничә елда, “Президент программалары” буенча күп эшләр башкарылды. Республика шәһәрләре һәм районнары матурлана бара, күп санда сәламәтлек саклау, ммәгариф, мәдәният, социаль билгеләнештәге объектлар, юл инфраструктурасы барлыкка килде. Ләкин барлык ммәсьәләләр дә хәл ителмәгән әле. Шуңа күрә Татарстан Президенты тарафыннан ел саен безнең төп социаль программаларны озынайту турында карар кабул ителә. Күптән түгел 2017 елга да программаларны озынайту турында карар кабул ителде. Мин бу программмаларның озынайтылуы турында рәсми рәвештә белдерәм. Сентябрьдә без аларны раслаячакбыз”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры.

ТР икътисад министры Артем Здунов белдергәнчә, узган берничә елда юлларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, медицина учреждениеләрен, спорт корылмаларын, торак йортларны төзекләндерү һәм тәртипкә китерү өчен Татарстан уннарча млрд. сум бюджет акчасын тоткан.

“Белгечләр исәпләве буенча калган бурычларны хәл итү өчен 200млрд. сумнан артык кирәк. Мондый күләмне бюджет акчасы белән генә финанслау мөмкин түгел. Башка төрле концепция  кирәк. Ул бар инде. Яңа концепция 2030 стратегиясе кысаларында булдырылган. Аның эше буенча социаль тармаклар һәм җәмәгать ифраструктуралары финансланачак”, - дип хәбәр итте министр.

“Беренче елларда программаларны гамәлгә ашырганда без иң катлаулы участокларны эшләдек. Хәзер программалар бетмәсен өчен, республика биргән һәр 1 сум иң зур нәтиҗәне бирерлек итеп эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International