Илдар Халиков РФ Президенты карамагындагы Икътисади советның эшче төркем утырышында катнашты

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә РФ Президенты кармагындагы Икътисади советы эшче төркеменең икенче утырышы узды. Ул "Структуралы реформалар өстенлекләре һәм тотрыклы икътисади үсеш" юнәлешенә багышланган иде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Шулай ук утырышта эшче төркем җитәкчесе, "Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды советы рәисе Алексей Кудрин, Россия икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Ведев, РФ финанс министры урынбасары Максим Орешкин, РФ Президентының Экспертлар идарәсе башлыгы Владимир Симоненко, Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев һәм башкалар катнашты.

Эшче төркем вәкилләре Россиядә икътисади үсешне тәэмин итү мәсьәләләре һәм чаралары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, 2018-2024 елларга илнең үсеш өстенлекләре каралды.

Утырыш барышында Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов һәм “Сколково” бизнес-мәктәбе ректоры Андрей Шаронов доклад ясады.

Искә төшерәбез, РФ Президенты кармагындагы Икътисади советның эшче төркеме составына Илдар Халиков быел май аенда керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International