Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия"нең Дәүләт Думасына сайлауларда республика исемлеген җитәкли

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Уртак утырышта партия лидеры Дмитрий Медвевның "бердәмроссиялеләрнең" сайлау алды исемлегенә Чечня башлыгы вазифаларын башкаручы Рамзан Кадыйров, Кырым Республикасы прокуроры Наталья Поклонская, режиссер, Гомумроссия халык фронты рәистәше Станислав Говорухин, Советлар Союзы Герое, танылган полярчы Артур Чилингаров һәм Һава-десант гаскәрләре командующие Владимир Шамановны кертү тәкъдиме хупланган.

Партия лидеры тәкъдиме буенча 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларда "бердәмроссиялеләр" исемлегенә тугыз губернатор һәм ун республика башлыгы кертелгән. Миңнеханов һәм Кадыйровтан тыш, исемлектә Рамазан Абдуллатыйпов (Дагстан), Сергей Аксенов (Кырым), Егор Борисов (Саха-Якутия), Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе), Василий Голубев (Ростов өлкәсе), Алексей Гордеев (Воронеж өлкәсе), Юнус-Бәк Евкуров (Ингушетия), Юрий Коков (Кабарда-Балкария), Георгий Полтавченко (Санкт-Петербург), Евгений Савченко (Белгород өлкәсе), Сергей Собянин (Мәскәү), Рәшит Темрезов (Карачай-Черкесия), Аман Тулеев (Кемерово өлкәсе), Аслан Тхакушинов (Адыгея), Рөстәм Хәмитов (Башкортстан), Владимир Якушев (Төмән өлкәсе) бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International