Депутатлар республика бюджетын арттыруны хуплады

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды. Аны ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды һәм тулысынча кабул ителде.


Министр әйтүенә караганда, закон проекты белән бюджетның кертемнәр өлешен 14 252,6 млн. сумга, нигездә «Кире кайтарылмый торган керемнәр» бүлеге хисабына 11 861,2 млн.сумга арттыру карала.

«Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеген федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Россия Федерациясе Пенсия фондыннан субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар, дәүләт корпорациясеннән – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды»ннан акчалар хисабына 11 698,5 млн. сумга арттыру тәкъдим ителә һәм ул авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме (6 761,1 млн. сум), юл хуҗалыгы өлкәсендә региональ программаларны үтәү (1 643,8 млн.сум), гражданнарның аерым категорияләрен дарулар белән тәэмин итү (959,4 млн. сум), Россия Федерациясе субъектлары торак төзелеше программаларын кызыксындыру ( 460,3 млн.сум), 2014 – 2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру (343,9 млн.сум), гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү (341,2 млн.сум) һәм башка көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен бүленәчәк.

«Кире кайтарылмый торган керемнәр» бүлегендә узган еллардан калган максатчан билгеләнештәге субсидияләрне, субвенцияләрне һәм башка бюджетара трансфертларны исәпкә алырга тәкъдим ителә, федераль бюджетка керемнәр өлеше 25,1 млн. сум һәм 187,8 млн.сум күләмендә башка түләтелми торган керемнәр исәпкә алына.

Республика бюджетының агымдагы үтәлешен исәпкә алып, салым һәм салым булмаган керемнәрне 2 391,4 млн.сумга арттыру тәкъдим ителә.

Радик Гайзатуллин раславынча, 2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 174 851,1 млн. сум, чыгымнарның гомуми күләме – 184 131,2 млн. сум,  кытлык –9 280,1 млн. сум булыр дип фаразлана. Бюджет кытлыгын финанслау чыганакларын Татарстан Республикасы бюджетының калган акчалары, акцияләр сатудан кергән акчалар һәм Татарстан Республикасы милкендәге капиталда катнашуның башка формаларыннан алынган акчалар, юридик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән бюджет кредитларын кире кайтарудан алына торган акчалар, федераль бюджет кредитлары тәшкил итә. Бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.

Закон проектын тикшерү барышында депутатлар Рифат Ганибаев, Рафаэль Юнысов, Илшат Әминов, Разия Садыйкова, Разил Вәлиев, Артем Прокофьев, Марат Галиев һәм Альберт Хәбибуллин министрга үз сорауларын бирделәр. Закон проекты буенча өстәмә доклад белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыгыш ясады һәм закон проектын беренче-өченче укылышларда кабул итәргә чакырды.

Дәүләт Советы закон прпоектын тулысынча кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International