Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет Президиумы утырышында катнашты

2016 елның 5 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет Президиумы утырышында катнашты. Чара Горкида, Мәскәү өлкәсендә узды, аны Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышның төп темасы – Технологик үсеш агентлыгы булдыру.  

Утырышны ачып, Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, «сүз тагын бер федераль башкарма хакимият органы булдыру турында бармый, чөнки «агентлык» дигәндә акча бүлүче тагын бер яңа министрлык яисә ведомство булдыралар дигән фикер килә. Бу алай түгел. Киләчәктә, бар да әйбәт булса, үзен үзе акча белән тәэмин итәрлек коммерциячел булмаган оешма булдыру планлаштырыла».

Утырышта төп нотык белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров чыгыш ясады.

Технологик үсеш агентлыгының функциональ моделе турында «Эшлекле Россия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Алексей Репик мәгълүмат  бирде.

Дмитрий Медведев әйтүенчә, «агентлык бизнеска кирәкле технологияләр эзләргә ярдәм итәргә тиеш – Россиядә дә, чит илләрдә дә, шулай ук юридик һәм консультацион ярдәм күрсәтергә. Монда Россия заказчылары белән Россия эшләнмәләрен булдыручылар арасында элемтә урнаштырылачак, ягъни технологияләр булдыручылар шунда ук аларны коммерциализацияли алачак».

Моннан тыш, агентлык илебездәге һәм чит илләрдәге перспектив эшләнмәләр турында мәгълүмат җыячак.   

Төгәлрәк – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында: http://government.ru/news/21674/


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайты материаллары файдаланылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International