РФ нефтяниклары 2016 елда сумның кимүненнән өстәмә рәвештә 300 млрд. сум алырга мөмкин

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясенең нефть компанияләре 2016 елда сумның девальвациясеннән өстәмә рәвештә 300 млрд. сум алырга мөмкин, дип белдерде Рф финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

"Безнең бәя буенча, нефть тармагы 2015 елда узган ел белән чагыштырганда һәм 2015 елда булган фаразлар белән чагыштырганда өстәмә рәвештә якынча 400 миллиард сум эшләп табачак. Якынча 300 миллиард сумны алар 2016 елда эшләп табачак. Билгеле инде, бу тәэсир сүлпәнәеп бара", - диде Шаталов, Россиядә Америка сәүдә палатасның салым конференциясендщ чыгыш ясап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International