WorldSkills Arena комплексын төзүнең бәясе 1млрд. сумнан артачак

2015 елның 18 августы, сишәмбе
2019 елда уздырылачак “WorldSkills Competition” һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалына Татарстанның Лаеш районында мәйданы 100 мең кв.м. дан ким булмаган “Kazan Expo WorldSkills Arena” күргәзмәләр комплексы төзеләчәк. Ул халыкара таләпләргә җавап бирә торган заманча үзәк һәм ярышларны үткәрү өчен төп мәйданчык булыр дип планлаштырыла. Комплекс төзелеше өчен кирәкле акчаның күләме әлегә билгеләнмәгән, әмма ул 1 млрд. сумнан артачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.

Ул WSI вәкилләре, Татарстан башкаласының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлеген бәяләү өчен Казанга килгәч, “Казан” халыкара аэропорты каршында төзеләчәк комплексның нигез ташын салыну тантанасы уздырылуын искәртеп, хәзерге вакытта проект эшләре алып барылуына игътибар юнәлтте.

“Әзер проектны без ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка күрсәтергә, шуннан соң “WorldSkills International” халыкара хәрәкәте белән килештерергә, финанслау чыганагын һәм подрядчыны билгеләп, төзү эшләрен башлап җибәререгә тиеш. Объектны 2018 елда төзеп бетерү ниятләнә. Төзелеш тәмамлангач, анда сынау чаралары – “WorldSkills” 2018 һәм 2019 еллар төбәк һәм илкүләм чемпионатларын уздыру һәм, шул рәвешле, комплексның тулысынча әзер булуын күрсәтү бурычы тора”, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.

Әлеге күргәзмәләр комплексы үзен үзе тәэмин итә торган үзәк булыр дип планлаштырыла. “WorldSkills Competition” ярышларын үткәргәннән соң, Татарстан, шулай ук Россия төбәкләре предприятиеләре анда үз чараларын оештырыр дип күзаллана. “Биредә иркен конференц-холлар, кунакханә, кафе-рестораннар, парковка урыннары, шулай ук поездда, самолетта, машинада килү мөмкинлеге була. Кыскасы, бу комплекс башкалабызның яңа үсеш дәрәҗәсен тәэмин итәчәк, дип билгеләп узды вице-премьер.

2019 елда уздырылачак “WorldSkills Competition” һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалы Татарстанга яңа омтылыш биреп, халыкара һөнәри стандартларны кертү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча зур этәргеч булыр, дип ышаныч беледерде вице-премьер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International