Татарстанда 2015 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 42 муниципаль районның барлык 999 объектында да башланган

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 9 муниципаль районнарда капремонт эшләре тулысынча тәмамланган, бу - Спас, Балтач, Аксубай, Апас, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш районнары.

Гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт программасы буенча 24 июльгә чараларның 91,2%ы үзләштерелгән. 36 мәктәптә эшләр тулысынча төгәлләнгән. 83 объектта эшләр дәвам итә. Коррекцион мәктәпләрнең берсендә капремонт беткән (Мөслим районы), калган 6 объектта эшләр дәвам итә.

Яшүсмерләр клубларына капиталь 17 объектта тәмамланган, 11 объектта эшләр дәвам итә.  

Индивидуаль казаннар системасына җылылык белән тәэмин итүгә күчү программасын гамәлгә ашыру кысаларында (ТР Газлаштыру фонды) 3 мең 183 фатирда газүткәргечләр монтажланган, фатир эчләрендә газ җайланмалары 1 мең 636 фатирда башкарылган.

Социаль-мәдәни өлкәләрдә демонтаж барлык алмаштырылырга тиешле 137 казанның 92 объектында башкарылган. 84 объектта эшләр тәмамланган (91% гомуми планнан), шуларның 64 объектында төтен торбаларын гына куясы калган.

Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча эшләр график нигезендә бара. Бүгенгә  170,85 км суүткәргеч торба салынган. Моннан тыш, 25 скважина борауланган, 24 су җибәрү каланчасы куелган.

Җылылык чорына объектлар әзерлегенә килгәндә, бүгенгә торак фонды әзерлеге 43,6% тәшкил итә, социаль-мәдәни объектлары буенча - 56,5%, коммуналь инфраструктура объектлары – уртача 61%.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, сыер фермаларына һәм яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт, силос-сенаж траншеялары төзү дәвам итә. Бүгенгә бу программа буенча 40 районның 225 сыер фермасында эш башланган (план буенча 253). Аксубай, Түбән Кама һәм Чирмешән районында эш башланмаган – авыл хуҗалыгы предприятиеләре моңардан баш тарттылар.

Республикада 136 силос-сенаж траншеясе корыла. Барлык 37 районның 135 силос-сенаж траншеясендә эшләр башланган.

Яшелчә-бәрәңге саклагычларга капиталь ремонт программасы буенча барлык 16 районның 37сендә дә башланган (план буенча 39).

Татарстанда «Парклар һәм скверлар» программасын гамәлгә ашыру башланды. Гомуми  финанслау күләме 2015 елда республика бюджетыннан - 1 сум тәшкил итә. Җирле бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан – 500 млн. сум дип исәпләнелә.

Парклар һәм скверлар исемлеге расланды, барлыгы - 144 объект. Бүгенгә эш 45 районның 141 объектында башланды, 15 объектта эшләр беткән - Азнакайда, Алькеевскта, Зәй, Лаеш, Лениногорск районнарында, Казанда - 1 әр паркы, Бөгелмәдә, Нурлатта, Питрәчтә – 2шәр парк,  Ютазыда – 3 парк.

Казанда 31 парк һәм скверны реконструкцияләү күз алдында тотыла, шуларның 16сы Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.

Илдар Халиков киңәшмә барышында эшләрнең үтәлешен җентекләп тикшереп торырга өндәде, яңа уку елы алдыннан ачылырга тиешле гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт эшләренә аерым игътибар бирде. 

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга җылылык сезонына әзерлеккә игътибар итәргә тәкъдим итте, шулай ук барлык республика программалары үз срокларында үтәлергә тиеш, диде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International