Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты

2015 елның 17 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырыш И.М.Губкин ис. нефть һәм газ РДУда (Мәсәкәү) узды, утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Төп тема – илдә геологик разведка һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә инновацион технологияләр.

«Без илебезнең гаять күп табигать байлыклары белән горурланырга күнеккәнбез. Бу ресурсларны тышкы базарда сату казнаны, илебез бюджетын тулыландыруның иң мөһим чыганакларыннан берсе булып кала бирә – үзенең барлык плюслары һәм минуслары белән. Һичшиксез, без углеводорларны экспортлауга бәйлелектән котылырга, икътисад структурасын баланслыларак һәм тотрыклырак итәргә омтылабыз. Әмма минераль-чимал комплексы шактый вакыт илебез үсешенең иң мөһим чыганакларыннан берсе булып калачак. Иң мөһиме, бу югары технологияләргә, заманча җайланмаларга ихтыяҗны арттырырга тиеш, үз чиратында югары технологияләр барлык табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалануны арттырырга, һәм билгеле инде, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә ярдәм итәргә тиеш», - диде утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев.


Утырыштагы чыгышларның тулы стенограммасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында - http://government.ru/news/17709/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International