Татарстанда капиталь ремонт 42 муниципаль берәмлектәге 999 күп фатирлы йортның 658ендә башланган

2015 елның 21 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, Татарстан Республикасында капиталь ремонт 42 муниципаль берәмлектәге 999 күп фатирлы йортның 658ендә башланган. 2015 елның 20 мартына торак фонды мониторингы күрсәткечләре буенча эшләр 1 млрд. 80 млн. 276 мең сумга үтәлгән, ул 22,94% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

2015 елга мәктәпләргә капиталь ремонтка килгәндә исә, 20 мартка ул 136 объектның 134ендә башланган, шул исәптән 118 гомуми белем мәктәбендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 9 балалар мәгариф учреждениесендә.

2015 елда балаларны савыктыру лагерьларына капремонт программасы буенча 14 объект ремонтланган, диде Ирек Фәйзуллин, программаны финанслау күләме – 76 млн. сум.

2015 елга колледжларга капиталь ремонт кысаларында эшләр барлык 9 объектта алып барыла.

Мәдәният объектларында капиталь ремонт эшләре 26 объектның 20сендә башланган.

Яшүсмерләр клубларынна капиталь ремонт кысаларында эшләр 28 объектның 21ендә башланган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук билгеләп үткәнчә, 2015 елда 3828 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2015 елда авылларны су белән тәэмин итү кысаларында 301,3 км су үткәрү челтәре уздыру, 38 артезиан скважинасын бораулау һәм 45 су җыю манарасы кую планлаштырыла. Финанслау күләмнәре 650 млн. сум тәшкил итә. Кайбыч (Колаңгы) һәм Апас (Кош тавы) районнарында 2 скважина боруланган инде, Алексеевск районында (Биләр) бораулауга керешкәннәр.

Ирек Фәйзуллин шулай ук авылларда яктылыкны торгызу, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт турында, шулай ук сыер фермаларына һәм яшелчә-бәрәңге саклау урыннарына капремонт һәм силос-сенаж траншеяләре төзү программалары турында сөйләде.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов 2015 елга ятим балаларга торак бирү мәсьәләсен тизләтергә кушты. Искәртәбез, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда 331 ятим балага торак бирү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International