Казан шәһәре думасы утырышы

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Казан шәһәре җитәкчелеге бюджет акчаларын дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының 41 нче утырышында хәбәр итте.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елдан-ел Татарстан амбициоз максатларны гамәлгә ашырырга һәм алдынгы нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле регион абруен раслап килә. «Республика элеккегечә үк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча (3 нче урын), төп капиталга инвестицияләр күләме буенча (5 нче урын) һәм сәнәгать җитештерүе буенча (5 нче урын) Россия лидерлары арасында кала бирә», – диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, республика икътисадын уңышлы үстерү нигезе – машина төзелешендә, ИТ-тармакларда, нефть-газ химиясе һәм агросәнәгать комплексларында масштаблы инвестицион проектлар булу. Эре инфраструктур проектлар – «Алабуга» МИЗ, «Иннополис», «Смарт Сити Казан», «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм башкалар үсеш ала.

«Республика Казан өчен аерым әһәмияткә ия, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Башкалабыз халык саны буенча Россиядә алтынчы урынны били – 1 млн. 206 мең кеше. Монда җыелма региональ продуктның өчтән береннән артыграгы формалаша, ә шәһәрнең җыелма территориаль продукты 560 млн. сум тәшкил итә».

Казан шәһәр Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты ассызыклаганча, төп бурыч – халыкның югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү. Шул ук вакытта ТКХ шәһәр кешеләре өчен аеруча четрекле мәсьәлә булып кала бирә. Бүген идарәче компанияләр эше кешеләр өчен мәгълүм түгел. Аның сүзләренчә, моның шәп механизмы шушы компанияләрне лицензияләү булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов шәһәр – әлеге мәсьәләсен дә кузгатты. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, үткән ел Казансу елгасы яр буеның беренче чираты төзелгән, Горький исемендәге Үзәк ял паркын реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамланган, Җиңү паркында торгызу эшләре азагына якынлаша һәм башкалар.

Казан үзәгендә бердәм парковка киңлекләрен оештыру проекты да шәһәр тирәлеген савыктыруга юнәлә. Татарстан Президенты ассызыклаганча, түләүле парковкалар кертү муниципаль хакимиятләрдән җәмәгать транспорты сыйфатын нигездән яхшыртуны таләп итә. «Бу карар җиңел генә бирелмәде, башкача мөмкин түгел. Барлык эре шәһәрләр моны кичерде. Мәскәү кешеләре бүген үз мэрларына үзәкне транспорт агымнарыннан бушаткан өчен рәхмәт әйтәләр», – диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан, Россия белән бергә, катлаулы заманнар кичерә: кризис икътисад алдына яңа бурычлар куя һәм социаль тотрыклылыкка яный. Бу чорда республика кешеләренә берләшергә кирәк, диде ул, Татарстанның күп гасырлык конфессиональара һәм милләтара татулык тәҗрибәсе бар, ә бу исә – әйбәт тормыш нигезе һәм республика үсешенең куәтле факторы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан кешеләренең тырышлыгын берләштереп, без барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгачакбыз һәм уңышка ирешәчәкбез. Бердәмлектә – көч», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Казан шәһәр Думасының 2014 елдагы эшчәнлеге турындагы төп нотык белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

2014 елда Татарстан башкаласында 801 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Казанда 2014 елда юл эшләрен гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 1,5 млрд. сум бирелгән, шул исәптән 500 млн. сумы – ишегалларын ремонтлауга, 330 млн. сумы –поселоклар юлларына, 700 млн. сумы – шәһәр юлларын ремонтлауга.

Утырыш азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең төрле ведомстволарының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International