Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турында Килешү үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә яхшы нигез булачак

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы  арасында имзаланган Килешү заман вәзгыятен чагылдыра һәм багланышлар өчен юнәлешләрне билгели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нальчикта (Кабарда-Балкар Республикасында) белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, “әлеге документ үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә яхшы нигез булачак”.
Бүген ике регионның ике яклы хезмәттәшлеге ныгый, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул төбәкара товар әйләнеше буенча 2013 елгы саннарны атады – товар әйләнеше күләме 1,4 млрд. сум тәшкил иткән.
Татарстан Кабарда-Балкар Республикасына җиңел автмобильләр, юу өчен чаралар, азык-төлек продуктларын китергән. «Минем фикеремчә, әлеге дәрәҗә җитәрлек түгел, безнең республикалар потенциалы къпкщ артыграк, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Бүгенге көндә товар җитештерүчеләргә товарларын һәм күрсәтелә торган хезмәтләрен базарга этәрү өчен шартлар булдыру бигрәк тә әһәмиятле».
Безнең визит кысаларында Кабарда-Балкар Республикасында җитештерелүче продукция белән т анышу мөмкинлеге бар, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов, бу шул исәптән авыл хуҗалыгы товарлары да, яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм башкалар.
Татарстан Республикасыннан, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, җиңел машиналар, авыр йөк машиналары һәм авыл хуҗалыгы техникасы, минераль ашламалар, суыткыч җиһазлар, ит-сөт продукциясе һәм башкалар китерү мөмкинлеге бар.
Татарстанның индустриаль парклар оештыруда тәҗрибәсе күп, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген без муниципаль дәрәҗәдә индустриаль мәйданчыклар булдыру эшен алып барабыз.
«Без Кабарда-Балкар делегациясен үзебездә каршы алырга шат булабыз, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коковка мөрәҗәгать итте. – Без тәҗрибә, уңышларыбыз белән уртаклашырга әзер, бигрәк тә югары технологияләр өлкәсендә, шул исәптән медицинада». 
Татарстан шулай ук идарә өлкәсендә дә хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашырга әзер, шул исәптән “Электрон Хөкүмәт”не булдыру һәм үстерү мәсьәләсендә дә, дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International