Рөстәм Миңнеханов: «Катлаулы 2015 елда без финанс органнарыбызның профессионализмына исәп тотабыз»

2014 елның 12 декабре, җомга

2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы ситуацияне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашты.

Коллегияне ачып, Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елның йомгаклары буенча республика территориясеннән 752 млрд. сум күләмендә керем җыю көтелә. Бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр 403 млрд. сум керәчәк, шул исәптән бу суммадан 57%ы – федераль бюджетка, ә 43%ы - Татарстанның берләштерелгән бюджетына.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика салым түләүләре буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора, без – регион-донор. «Икътисадтагы катлаулы хәлләргә карамастан, без барлык йөкләмәләрне дә үтибез, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру буенча максат итеп куелган күрсәткечләргә ирештек», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, 2015 елда икътисадтагы ситуация шулай ук гади генә булмаячак, һәм нинди шартларда эшләвебезне аңларга кирәк. «Нәтиҗәсез чыгымнарны бетерергә һәм акчалардан файдалану нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук әзерләнүче яңалыкларны да искә төшерде, шулардан: физик затлар мөлкәтенә салым исәпләүнең яңа тәртибе. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Хөкүмәте, муниципалитетлар халык арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов нефть бәясе төшкән шартларда, шулай ук сыраны ПЭТ-тартмаларында җитештерүне тыюны планлаштыруга бәйле рәвештә «зур салым маневрының» йогынтысы билгеләнмәве турында борчу белдерде. Республика Президенты фикеренчә, бу карардан регионнар 34 млрд. сумга кадәр югалтырга, күп кенә заводлар ябылырга мөмкин. «Эфес» Казан заводы продукциясенең 86% ПЭТ-тартмада җитештерә, ул ябылса, республика бюджеты 5 млрд. сум югалтачак. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов РФ Финанс министры Антон Силуановтан закон кабул итүнең нәтиҗәләрен анализлауны үтенде.

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән офшор амнистиясе турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов чит илләрдән кайткан акчаларны Татарстанга кертергә өндәде. «Россия бизнесы акчалары Россииядә эшләргә тиеш, үз капиталын илебезгә кайтарырга теләүчеләр булса, Татарстан инвестпроектлар бирергә, инвестицияләр сакланышын тәэмин итәргә сүз бирә», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин үз чыгышында хәбәр иткәнчә, барлык куелган бурычлар Татарстан Республикасы буенча ФСХИ тарафыннан үтәлгән. Ел йомгаклары буенча администрацияләнә торган керемнәр 390 млрд. сум күләмендә исәпләнә, бу алдагы елдагыдан 13% ка артык.

Россия Финанс министры Антон Силуанов, Марат Сафиуллин нотыгын анализлап, салым хезмәтен бизнескә басым ясамаска өндәде, уңышлы һәм ачык компанияләрне сирәгрәк тикшерергә, салымнарны гадел түләргә кирәк, диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан Республикасы буенча ФСХИны нәтиҗәле эшләргә өндәде.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин бюджет үтәлеше турындагы докладында хәбәр иткәнчә, агымдагы елда республика территориясеннән салымнар, керемнәр, таможня җыемнары һәм пошлиналар, бюджеттан тыш фондларга түләүләр 752 млрд. сум күләмендә җыю көтелә. Бу санның 403 млрд. сумы – салым һәм салым булмаган бюджет керемнәре, шуларның 223 млрд. сумы ягъни гомуми сумманың 57 % федераль бюджетка юнәлтелә, ә 180 млрд. сумы ягъни 43 % консолидацияләнгән бюджетка юнәлтелә.

Татарстан Республикасында 2014 елның 10 аенда салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 108%.тәшкил итә.

Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 2014 елда 180 млрд. сум булыр дип көтелә.

Республика бюджетына 145 млрд. сум үз табышы керү көтелә, ә урындагы бюджетларга - 35 млрд. сум.

Бюджетта беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар 63 % тәшкил итә.

Эш хакы күләме сизелерлек үсте. 2014 елда аның чагыштырмача күләме бюджетның үз табышының 40 % тәшкил итте.

2014 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт бурычы 91,6 млрд. сум булды.

Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турында Закон кабул ителде. Киләсе елга бюджетлар дефициты 5,5 млрд. сум булды, ә 2017 елга ул 14,3 млрд. сумга хәтле үсәчәк.

Федераль салым хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Петрушин хәбәр иткәнчә, гомумән Россия буенча 10 ай нәтиҗәләре буенча бюджет 85 % үтәлгән, бөтен салымнар, үткән ел белән чагыштырганда, үсеш күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов Андрей Петрушин йөзендә Федераль салым хезмәтенә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Россия финанслар министры Антон Силуанов чыгышында коллегиягә йомгаклар ясады. «2014 ел – каршылыклы ел. Бу тышкы икътисадый шарталр үзгәреше дә, капитал агымнары кимүе дә. Шулай да, без бу елны уңышлы тәмамлыйбыз», - дип ассызыклады министр.

«Без Финанслар министрлыгында Татарстан җитәкчелеге никадәр төгәл эшләвен күрәбез, һәм карарлар кабулиткәндә, еш кына Рөстәм Миңнеханов белән киңәшәбез, - дип белдерде Антон Силуанов. – Сезнең эш нәтиҗәләре идарә карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирүе безгә бик мөһим».

Министр искәрткәнчә, 2015 елда федераль үзәк тә, регионнар да, шул исәптән Татарстан Республикасы да кискен шартларны сизәчәк.

«Чыгымнар буенча җаваплыкларны яңа шартларга яраштыру кирәк булачак, - дип белдерде А.Силуанов. – Хәзер иң мөһиме – чыгымнарны импортны алыштыру һәм экспортны стимуллаштыручы тармакларга юнәлдерү».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегия ахырында Россия Финанслар министрлыгына һәм шәхсән Антон Силуановка рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, безнең финанслар органнарының осталыгы безгә әлеге җитди чорны авырлыкларсыз кичерергә ярдәм итәчәк», - дип әйтте ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International