Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышында катнашты

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар.

Утырышны ачып, Виталий Мутко Татарстан җитәкчелегенә якын арада уздырылган спорт чаралары – фехтование буенча дөнья чемпионаты, хайдайвинг буенча дөнья чемпионатын уңышлы оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, спорт министрына эре спорт чараларын уздыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты башланганчы 310 көн калган. “Без ярышларга әзерләнү буенча актив эшне дәвам итәбез, - дип белдерде ТР Президенты. – Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә республика оештыру комитеты формалаштырылды, шулай ук ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелегендә чемпионатны уздыру дәверенә оператив штаб булдырылды”.

Республика җитәкчелеге халыкара йөзү федерациясе белән элемтәдә тора. FINA белән берлектә хайдайвинг буенча дөнья кубогы уздырылды, шулай ук FINA вәкилләре Казанга дүрт мәртәбә тикшерү өчен килделәр.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыров дөнья чемпионатына әезрлек барышы турындагы докладында хәбәр иткәнчә, катнашучыларның күбесе Универсиада авылында урнаштырылачакалар. 200дән артык илдә ярышларны телевизизордан күрсәтәчәкләр.

Утырыш барышында оештыру комитеты әгъзалары ярышларның төгәл спорт программасын, шулай ук транспорт хезмәте күрсәтү, тукландыру концепциясен расладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International