Рөстәм Миңнеханов «Zonamerica» ирекле зонасында булды

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уругвайга эшлекле сәфәре кысаларында «Zonamerica» ирекле зонасында булды.

Татарстан Республикасы делегациясенә презентацияне «Zonamerica» вице-президенты Исидоро Одара һәм технопаркны үстерү буенча җитәкчесе Леонардо Бонилла үткәрделәр. Очрашу «Celebra Building» - зонаның үзәк бинасында узды, ул 2010 елда дөньяның иң яхшы офис бинасы дип танылган.

Zonamerica технопаркы 1990 елда оештырылган. Ул Монтовидеоның ирекле сәүдә зонасында, Карраско залыкара аэропортыннан ун минутлык юл ераклыгында, Монтовидео портыннан егреме минутлык юл ераклыгында урнашкан. Меркосурның (Көньяк Америка гомуми базары) икътисадый үзәге буларак, Zonamerica - Көньяк Америкада иң зур бизнес-парк, аның территориясендә 300гә якын компания эшли. Биредә Merrill Lynch, Канада Банкы, Sabre Holdings, Watson Wyatt, Price Waterhouse Coopers һәм Citigroup кебек эре комипанияләр офислары бар, шулай ук 50дән артык гаилә офислары һәм финанс компанияләре бар.

Арендалаучы фирмаларның эшчәнлек өлкәләре - финанс хезмәт күрсәтү, копьютер технологияләре, call-үзәкләр, региональ офислар, биотехнологияләр, консалтинг һәм сәүдә.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында «Zonamerica» җитәкчелегенә Татарстан Республикасының махсус икътисадый зоналар булдыру буенча тәҗрибәсе турында хәбәр итте: «Алабуга» МИЗ, «Иннополис», «СМАРТ Сити Казан». Без Уругвай ирекле зоналары үсеше тәҗрибәсен өйрәнергә шат булабыз, дип әйтте Татарстан Президенты, чөнки сәнәгать һәм инновацион паркларны икътисад үсешенең драйверлары дип саныйбыз. Дөньяның алдынга инновацион үзәкләрендә булганнан соң, чит ил алдынгы тәҗрибәсен Татарстанда кулланабыз.

Очрашу барышында яклар, шул рәвешле үзара хезмәттәшлеккә ихтыяҗ барлыгын күрсәтеп, махсус икътисадый зоналар һәм төбәкләрнең инвестицион мәйданчыклары арасында тәҗрибә белән уртаклашу һәм белгечләр белән алышу турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International