Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына бюджетара трансфертлар бирү турында

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

 «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.

Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар бирү дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә башкарыла.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелгән бюджетара трансфертларның гомуми күләме 24,6 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән:

- дотацияләр – 0,3 млрд. сум;

- субсидияләр – 10,7 млрд. сум;

- субвенцияләр – 12,2 млрд. сум

- башка бюджетара трансфертлар – 1,4 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International