Дөньядагы уртача үсеш темпын узып китәр өчен РФ икътисады елга өстәмә 5 триллион сум инвестицияләр табарга тиеш, дип җиткерде Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы. Бу хакта ул Саклык банкының корпоратив университетында узган конференциядә хәбәр итте.
Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы әйтүенчә, рейтинг агентлыклары үз абруйларына зыян китерми рейтингны күтәрү мөмкинлеген көтә.