Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» Банк» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга 1 мең 715 тикшерү уздырган. Техник иминлекне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу буенча 7 муниципаль берәмлектә 21 факт ачыкланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.