ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы буенча Федераль Салым хезмәте идарәсе һәм 16 бурычлы оешма вәкилләре белән салым бурычларын һәм керми калган керемнәрне каплау мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча салым буенча бурычлырны 2017 елның 1 мартына кадәр капларга тәкъдим ителде.

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 8 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан 177 сендә башланды. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 9 февраль көненә капиталь ремонт 122 мәгариф объектында алып барыла: 25 гомуми белем бирү һәм 7 коррекцион мәктәптә, шулай ук 90 балалар бакчасында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International