ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга әзерлекнең барышы турындагы мәсьәлә буенча «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы матчларына әзерләнү тәмамланып килә. 

Бүген Казанда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге координацион советы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Социаль иминият фонды рәисе урынбасары Алексей Руденко, “РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге”  идарәчесе Рамил Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

РамилГайзатуллин үзенең докладында  бүген  Социаль иминият фондының Татарстан бүлегендә 144 мең иминиятче бар, дип хәбәр итте. 2016 елда ике төр иминиятләштерү буенча керемнең гомуми күләме 13,2 млрд сум тәшкил итте. Үсеш 1,4 млрд сумнан артты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген  “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.

Гадәттәгечә утырышта узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга компаниянең бюджеты расланды.

2016 елда “Татэнергосбыт” АҖ ирешкән нәтиҗәләр: кулланучыларга электр энергиясен сату күләме 18,4 млрд кВт тәшкил иткән, бу  53,2 млрд сумга. 12 ай эчендә клиентлар базасы физик затлар 837 220 дән 850 767 гә кадәр һәм юридик затлар 33 305 тән 33 950 гә кадәр арткан.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International