ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" форумына нигез салучы Коджи Оми әфәндене Татарстан Республикасына чакырды. Искәртик, ТР Президенты Япониядә кыска вакытлы эш сәфәрендә. 

Форум башланыр алдыннан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович форум рәисе Коджи Оми белән очрашты. 

Аркадий Дворкович искәрткәнчә, Татарстан башкаласы Казанда ике атна элек Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советның 6 нчы утырышы узды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Коджи Оми әфәндегә чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Япониягә форумда катнашу өчен Татарстан Хөкүмәте әгъзалары килүе турында хәбәр итте. 

ТР Президенты сүзләренчә, быел февраль аенда ул Япониядә эш визиты белән булды, ә хәзер ул бирегә Сочидан  килде. Әңгәмә ахырында Рөстәм Миңнеханов Коджи Оми әфәндене Татарстанга чакырды. Аның фикеренчә, бу хезмәттәшлекне активлаштырырга өстәмә этәргеч булачак. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу барышында яклар Россия-Япония хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International