ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә бөтен салым түләүләренең гомуми күләме 209,3 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.Киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.

Татарстан Республикасы салым органнарының 2016 елның беренче яртыеллыгында эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча чыгышында Марат Сафиуллин Идел буе федераль округындагы эре субъектлар буенча агымдагы елның беренче кварталында салым түләүләре күрсәткечләрен китерде. Әйтик, Самара өлкәсе территориясендә салым түләүләре 153,7 млрд. сум тәшкил иткән, Башкортостан Республикасында - 125,0 млрд. сум, Пермь өлкәсендә - 114,5 млрд. сум, Түбән Новгород өлкәсендә - 112,5 млрд. сум. 

2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум тәшкил итә, кире кайтарылмый торган түләүләрне дә исәпкә алып, алары – 121,3 млрд. сум. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары –113,8 млрд. сум.  Барлык салым түләүләреннән гомуми килер – 209,3 млрд. сум.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2016 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары. 

Бүген 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум күләмендә кергән.

Республика бюджеты 90,2 млрд. сумга үтәлгән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Финанс министрлыгының Бюджетара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Лариса Ерошкина белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР финанслар министры радик гайзатуллин катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Лариса Ерошкина Татарстан республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше, салым түләүләрен җыю, 2016 ел ахырына кадәр финанс органнар бурычлары кебек мәсьәләләр турында сөйләштеләр. 

Очрашу тәмамлангач, Лариса Ерошкина Татарстан Республикасы финанс, казначылык 1әм салым органннары киңәшмәсендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International