Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.