ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе

Стратегик компанияләр белән эшләү өчен тиешле шартларга туры килүче банклар исемлегенә "дистәләгән банкларның күбесе" керә алачак, дип фикер йөртә РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.

"Аларның саны биш, ун һәм егерме банк кына булмыячак. Минемчә - бу дистәләгән банкларның күбесе", - диде ул дүшәмбе көнне Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты утырышында.

Соңрак ул журналистларга "бу дәүләт банкларының бишлеге булмыячак, ул гадәттән тыш бик зур исемлек булачак" дип аңлатты. 

Россия Фелерациясенең Финанслар министрлыгы Резерв фондына күчерү өчен валюта сатып алуны агымдагы ел ахырында яки киләсе ел башында дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде журналистларга министрлык җитәкчесенең урынбасары Алексей Моисеев.

"Карар кабул ителмәгән, әлеге мәсьәлә буенча сөләшүләр бара", - диде Моисеев журналистларның сорауларына җавап итеп.

2013 елда Россия Федерациясе бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре буенча Резерв фондына 212,2 миллиард сум күләмендәге  өстәмә нефть газ кремнәре күчерелергә тиеш булган. Шулай да резервлар чит ил валютасында саклана, аларны Үзәк Банк базарда Финанс министрлыгы өчен алган.

 

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары 2015 елның беренче кварталы ахырына кадәр 0,5 трл. сум акча алачак. Бу турыда журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.

"Төрле юнәлешләр буенча пенсия фондларына тиеш булган акчага карата: беренчесе - 2013 ел калдыклары, икенчесе - 2013 елда күчерелү кампаниясе нәтиҗәләре буенча тышкы икътисади банктан күчерегә тиеш булган акча, өченчесе - халыкныкы булган кертемнәр, мәсьәлән, ана капиталы. Боларның барысы да Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына киләсе елның беренче кварталы ахырына  кадәр күчәчәк, һәм аларның күләме 0,5 трлн сум тирәсе тәшкил итәчәк", - диде Моисеев, бу акчаларның законда каралганча Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчереләчәген искәртеп. 

 Urals маркалы Россиянең нефтенә уртача бәя 2014 елның гыйнвар-июнь айларында баррель өчен 107,28 доллар күләмендә урнашкан, дип хәбәр итте "Интерфакс-АФИ" агентлыгына РФ Финанслар министрлыгы белгече Александр Сакович котировка агентлыгы биргән мәгълүматларга сылтама ясап.

2013 елның гыйнвар-июнь айларында уртача бәя баррель өчен 106,53 доллар күләмендә иде, дип искә төшерде ул. Шулай итеп, 2014 елның беренче яртыеллыгында ул узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 0,75 долларга арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International