Антон Силуанов яңа бурычларны исәпкә алып илкүләм проектларны ачыкларга өндәде

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

РФ Хөкүмәтенә, Президент юлламасыннан соң барлыкка килгән яңа бурычларны исәпкә алып, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм илкүләм үсеш максатларына ирешү планнарын ачыкларга кирәк булачак, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында.

"Моннан тыш, киләсесенә тукталмакчы идем. Безгә юлламада билгеләнгән чараларны исәпкә алып, үсешнең илкүләм максатларын тормышка ашыру планын ачыкларга кирәк – ул РФ хөкүмәте тарафыннан расланган. Әмма бурычларның яңа куелышына бәйле рәвештә ул төзәтмәләр кертүне таләп итә. Икенчесе: безгә яңа бурычларны испәкә алып, яңа ресурсларны исәпкә алып һәм узган ел хәл итә алмаган һәм агымдагы елга гамәлгә ашыру өчен күчкән бурычларны исәпкә алып гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларны да ачыкларга кирәк", - диде ул.

Силуанов билгеләп үткәнчә, Финанс министрлыгы бу юлламадан бурычларны финанслау чыганаклары турында тәкъдимнәр әзерләгән. 2024 елга кадәр өстәмә ресурсларның гомуми күләме 4 триллион сумнан артык күләмдә билгеләнде, дип искәртте ул.

"Ччыганаклар, юлламада куелган бурычларны тормышка ашыруга чыганаклар билгеләнгән. Һәм күпчелек өлеше, шактый һәм төп өлеше - федераль бюджет ресурслары", - дип дәвам итте Силуанов.

"Без хәзер бюджет турындагы канунга төзәтмәләр әзерләүгә керештек. Сезнең йөкләмәләр нигезендә ай дәвамында Финанс министрлыгы кызыксынган ведомстволар белән бергә кирәкле төзәтмәләр әзерләячәк. Бу уңайдан, юлламаны үтәү өчен таләп ителә торган барлык норматив документлар, норматив-хокукый актлар бу чорда эшләнсен өчен, хезмәттәшләргә мөрәҗәгать итәргә теләр идем", - дип, дәүләт программаларын үзгәртергә һәм аныкларга кирәк булачагын билгеләп, өстәде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International