Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бүген "Корстон" кунакханә комплексы мәйданында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышның төп темасы "Хәзерге заманда Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру" булды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Юрасов  катнашты. 

Төп доклад белән Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. 

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International