Антон Силуанов: илкүләм проектларга чаралардан якынча 100 млрд сум 2020 елга күчәчәк

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга планлаштырылган якынча 100 млрд сум киләсе елга күчәчәк. Бу хакта сишәмбе көнне РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына биргән интервьюсында белдерде.

"Ел ахырына - әйе, [илкүләм проектлар буенча бюджетны] бераз үтәп бетермәү булачак. Әгәр акча буенча булса, бу илкүләм проектларга бүлеп бирелә торган 1,7 трлн [сум] ресурсларның, безнең бәяләүләр буенча, министрлыклар һәм ведомстволар бәяләве буенча, 100 млрд тирәсе үтәлмәскә мөмкин. Һәм бу акчалар киләсе елга күчәчәк", - диде ул.

Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, илкүләм проектларга чыгымнар буенча бюджетның декабрь башына үтәлеше 80% чамасы тәшкил итә.

"Без барыбер агымдагы ел акчалары белән хәл ителергә тиешле бурычларга ирешәчәкбез", - дип өстәде Силуанов.

2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнары 1,7 трлн сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. 2020 елда чыгымнар агымдагы ел белән чагыштырганда 10% ка артачак - 1,98 трлн сумга кадәр. Киләчәктә алар шулай ук үсәчәк: 2021 елда 2,22 трлн га һәм 2022 елда 2,7 трлн. сумга кадәр. Илкүләм проектларны финанслау 2023 елда 2,51 трлн сум, ә 2024 елда - 2,28 трлн сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International