Антон Силуанов: нефть компанияләренең инвестиция активлыгы льготалар бирүдән артмый

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Финанс министрлыгы Хөкүмәткә нефть компанияләренә 2019 елда ташламалар бирүнең нәтиҗәлелеге турында доклад тәкъдим итәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

"Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча без бирелгән ташламаларның нәтиҗәлелеге турында доклад белән таныштырачакбыз, чөнки компанияләрнең инвестиция активлыгы бирелгән ташламалардан артмый һәм компанияләрнең планнарында өстәмә керемнәр хисабына үзләренә дивидендлар түләү билгеләнгән", - диде Силуанов.

Аның сүзләренчә, 2019 елның тугыз аенда РФ бюджетында нефть-газ керемнәре өлеше тулаем эчке продуктның 0,9% ына кимегән. "Нигездә, нефтькә бәяләр кимү хисабына. Ә икенче яктан, без нефть компанияләренә күбрәк бирә башлаган ташламалар хисабына", - дип ачыклык кертте беренче вице-премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International