Дәүләт Думасы беренче укылышта 2019 елга федераль бюджетка төзәтмәләр проектын кабул итте

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын кабул итте.

Документ нигезендә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча РФ бюджеты профициты 1,881 трлн сумнан 1,480 трлн сумга кадәр кимиячәк (яки ТЭПның 1,7% ыннан 1,4% на кадәр). Бюджет керемнәре, төзәтмәләр нигезендә, элекке 20,174 трлн сумга каршы 19,970 трлн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - алдагы 18,293 трлн сумга каршы 18,489 трлн сум.

2019 ел нәтиҗәләре буенча инфляция бюджетта алдан фаразланган 4,3% урынына 3,8% тәшкил итәчәк.

Федераль бюджет бөтен өч еллык чорга профицитлы итеп игълан ителде - 2020 елда эчке тулаем продуктның 0,8% ы, 2021 елда тулаем эчке продуктның 0,5% ы һәм 2022 елда тулаем эчке продуктның 0,2% ы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International