Думаның профильле комитеты федераль бюджет проектына 400 гә якын төзәтмә алган

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты 2020-2022 елларга федераль бюджет проектының икенче укылышына 400 гә якын төзәтмә алган. Бу хакта сишәмбе көнне Дума Советы нәтиҗәләре буенча единоросслар фракциясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Исаев хәбәр итте.

"Бүгенге көнгә бюджет комитетына 400гә якын төзәтмә керде, алар белән эш башлана", - диде Исаев. Аларның керү вакыты 18:00 сәгатьтә 4 ноябрьдә чыкты.

Аның сүзләренчә, бюджет проектының икенче укылышы план буенча, 19 ноябрьдә узачак. "Без җитди конструктив фикер алышуны, шулай ук беренче укылышта бюджетны кабул иткәндә Дәүләт Думасы тарафыннан карарда әйтелгән искәрмәләрнең исәпкә алынуын көтәбез", - дип өстәде парламентарий.

Депутатларның түбәнге палата карарында чагылыш тапкан тәкъдимнәре бюджет акчаларының төбәкләргә иртәрәк керүенә, авыл территорияләрен үстерүгә, РФ субъектларының бюджет тәэмин ителешендә өзеклекне кыскартуга, шулай ук региональ инвестпроектларны гамәлгә ашыруга кагыла.

23 октябрьдә Дәүләт Думасы өч еллык федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул итте. Документ нигезендә, федераль бюджет керемнәре 2020 елда 20,379 трлн сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. 2021 елда алар 21,246 трлн сумга кадәр үсәчәк, ә 2022 елда - 22,058 трлн сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International