Россия бюджет үтә күренмәлелеге буенча иң яхшы Европа илләре өчлегенә керде

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Россия 2019 елда бюджет процессының ачыклыгы буенча Европа илләре арасында Финляндия һәм Литва белән бергә беренче өчлеккә керде, диелә Халыкара валюта фондының "Салым-бюджет өлкәсендә үтә күренмәлелекне яңартып бәяләү" докладына сылтама белән РФ Финанс министрлыгы хәбәрендә.

"Халыкара валюта фонды бәяләве буенча, уңышлар бюджет куркынычлары һәм аларны анализлау турындагы мәгълүматны ачуда аеруча ачык күренә, анда Россия 12 принципның 5е буенча үз хәлен яхшырткан. Шулай ук докладта бюджет хисабының комплекслыракка әйләнүе һәм аның үз эченә салым чыгымнары белән бәйле чыгымнар турында ел саен бастырыла торган җентекле хисапны алуы билгеләп үтелә. Бюджет хисаплылыгын колачлау һәм киңәйтү аның сыйфаты һәм дөреслеге үсешенә ярдәм итте, бу шулай ук бәяләүнең әлеге бүлегендә 12 принципның 5се буенча Россиянең уңай динамикасы белән раслана", - дип билгеләп үтәләр Финанс министрлыгында.

Министрлык мәгълүматлары буенча, Халыкара валюта фонды бюджет ассигнованиеләрен дәүләт программалары кысаларында гына бүлүгә кулланыла торган алымны, шулай ук җир асты байлыкларында нефть, газ һәм минераль ресурслар запаслары күләмен һәм бәясен беренче рәсми бәяләүне бастыруны уңай бәяләгән. Моннан тыш, Халыкара валюта фонды докладында "бюджет кагыйдәләре"нең яңа конструкциясен куллану хисабына бюджет фаразын яхшыртуны билгеләгән.

Моннан тыш, Халыкара валюта фонды дәүләт компанияләренең финанс күрсәткечләренең үтә күренмәлелеген арттырырга, “бюджет кагыйдәсе”н тайпылышсыз үтәүне дәвам итәргә һәм Илкүләм иминлек фондында җитәрлек активлар туплауны тәэмин итәргә һ.б. тәкъдим итте, дип хәбәр итә РФ Финанс министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International