Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның октябрь аенда һәм 2019 елда җирле бюджетларның көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чаралар Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.

Киңәшмәләр барышында 2019 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2019 елның октябрендә һәм гомумән 2019 елда керемнәрнең җыеп алынуы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.

Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш, шулай ук Дәүләт торак фондына түләүләр буенча районнар һәм шәһәрләрнең 2019 елга йөкләмәләрне үтәве, 2020-2022 елларга җирле бюджетларны формалаштыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International