Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары республика бюджеты параметрларын карадылар

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Парламентарийлар 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына республика бюджеты параметрларын карадылар һәм 2020-2025 елларга республиканың социаль - икътисади үсеше хакында сөйләштеләр. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

 "2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты буенча докладлар белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 2020 елга 264 818,8 млн. сум, 2021 елга - 270 033,4 млн. сум, 2022 елга - 272 339,2 млн. сум күләмендә фаразлана.

Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының гомуми күләме закон проекты белән 2020 елда 267 961 768,9 мең сум, 2021 елда 272 842 377,8 мең сум, 2022 елда 274970533,0 мең сум күләмендә каралган.

Оксана Кисапова 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары классификациясенең «Мәгариф», «Мәдәният, кинематография», «Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлекләре, «Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлегенең «Фундаменталь тикшеренүләр» бүлекчәсе буенча бюджет ассигнованиеләре күләме турында җентекләп сөйләде.  

«Бюджет» закон проекты буенча фикер алышу кысаларында депутатлар илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга, Казанның яңа торак комплексларында урнашкан мәгариф учреждениеләрен финанслауга, укытучыларга хезмәт хакын күтәрүгә, язучыларга гонорар фондына, шулай ук шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.  

Комитет закон проектын хуплады һәм аны ТР Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International