Дмитрий Медведев 2020 елга бюджет проекты буенча йомгаклау киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына РФ федераль бюджеты проектын әзерләү буенча йомгаклау киңәшмәсен уздырды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

"Унсигезенче сентябрьдә Д.А. Медведев 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджетның төп характеристикалары каралган финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды", - диелә хәбәрдә.

"Бездә бүген Хөкүмәт утырышы алдыннан йомгаклау киңәшмәсе. Ул 2020 елга һәм 2021-2022 еллар чорына социаль-икътисадый үсеш фаразына һәм федераль бюджетның төп параметрларына багышланган. Әле кайбер дискуссияләр, кайбер өстәмә идеяләр, тәкъдимнәр бар, мин Хөкүмәт утырышына чыгарга кирәк булган ахыргы позицияне эшләү өчен аларны бу даирәдә тикшерергә теләгән идем", - диде Медведев киңәшмәдә.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук икътисадның һәм социаль-икътисадый өлкәнең барлык тармаклары өлешендә 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджетның өстәмә бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме һәм аның бүленеше турында фикер алыштылар.

Бюджет процессы кысаларында агымдагы елның август-сентябрь айларында уздырылган хөкүмәт киңәшмәләре сериясендә әлеге чара йомгаклау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International