РФ һәм ТР бюджет кануннарында үзгәрешләр мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары белән киңәшмә

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2019 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын формалаштыру һәм үтәү мәсьәләләренә йогынты ясый торган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет законнарындагы үзгәрешләр мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында «Бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү максатларында Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 2 августындагы 307-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Бюджет кодексына кертелгән үзгәрешләр каралды.

Шулай ук киңәшмә дәүләт (муниципаль) бурычка алулар,  дәүләт (муниципаль) әҗәте белән идарә итү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый көйләүне камилләштерү максатларында 2019 елның 2 августындагы 278-ФЗ номерлы Федераль закон тарафннан Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына кертелгән үзгәрешләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International