Федераль бюджеттан бюджет кредитларын Татарстан бюджетына бирү турында килешүләргә өстәмә килешүләр раслау турында законнар кабул ителде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген парламентарийлар “Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында” республика закон проектларын карадылар. Документларны ТР финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

Министр аңлатуынча, РФ Хөкүмәте карарлары нигезендә 2017 елда Татарстанның федераль бюджет кредитлары буенча әҗәтенә реструктуризация уздырылган. 2018 елда реструктуризация шартларын бозганда бурычлының җаваплылыгы чарлары турында нигезләмәләргә карата реструктуризация кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән. Бу үзгәрешләр нигезендә агымдагы елда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы арасында өстәмә килешүләр төзелгән. Радик Гайзатуллин искәртүенчә, аларны республика законнары белән расларга кирәк.  

Депутатлар документларны беренче һәм өченче укылышларда хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International