Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды. Анда парламентарийлар Татарстан әҗәтен реструктуризацияләү мәсьәләсен тикшерделәр.

Утырыш барышында парламентарийлар “Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында"” республика закон проектларын тикшерделәр. Аны ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2017 елда федераль бюджет кредитлары буенча Татарстанның әҗәтен реструктуризацияләү уздырылган. Кагыйдәләр нигезендә өстәмә килешүләр төзелгән. 2018 елның ахырында бу кагыйдәләргә, реструктуризацияләү шартларын бозганда бурычлының җаваплылыгы чаралары турында нигезләмәләр өлешенә, үзгәрешләр кертелгән. Шушы ук үзгәрешләрне республика законына кертергә кирәк дип аңлатты Алексей Шишкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International