Дәүләт Думасы 2019 елга бюджетка төзәтмәләрне II укылышта кабул итте

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Дәүләт Думасы 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турында закон проектын икенче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы Андрей Макаров, сөйләвенчә, закон проектының икенче укылышына 120 төзәмтә килгән, аларның 100-е комитет тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителгән, 17-се кире кагылган, өч төзәтмә кире чакыртып алынган. 30 млрд сумнан артык субъектларга грантларга бүлеп бирелде, шулай итеп, РФ субъектларына грантларга юнәлтелгән гомуми сумма инде 50 млрд сум тәшкил итә диде депутат. “Илкүләм проектларны үтәү төбәкләрнең бу грантларны алуларына яисә алмауларына хезмәт итә торган төп күрсәткеч булачак”, - дип аңлатты ул.

Бюджетка төзәтмәләр турында

РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына керткән 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджетка төзәтмәләр буенча 2019 елда РФ федераль бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 1,7% (яисә 1 трлн 881 млрд сум) тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта тулаем эчке продуктның фаразланган күләме – 109,806 трлн сум, инфляция дәрәҗәсе – 4,3% тан да югары түгел.

Федераль бюджетның керемнәренең фаразланган күләме 20,174 трлн сум, чыгымнары күләме – 18,293 трлн сум тәшкил итәчәк. Тулаем эчке продукт күләменә чыгымнар өлеше 0,3%ка төшәчәк.

Эчке бурычка алулар программасы күләме 1,578 трлн сум, тышкы бурычка алулары – 155 млрд сум, өстәмә нефть-газ керемнәре – 3,17 трлн сум күләмендә урнашачак.

РФ эчке дәүләт әҗәтенең югары чиге 2020 елның 1 гыйнварына 11,329 трлн сумга кадәр кимергә тиеш. Дәүләтнең тышкы әҗәте күләмен $64,3 млрд (яисә €55,4 млрд) кадәр кыскартырга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International