Россия төбәкләренең дәүләт әҗәте гыйнвар-апрельдә 2,044 трлн сумга кадәр кимегән

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

2019 елның гыйнвар-апрелендә РФ төбәкләренең дәүләт әҗәте күләме 7,3%ка – 2,044 трлн сумга кадәр кимеде, бу илкүләм проектларны гамәлгә куюга яхшы башлангыч булып тора. Бу хакта финанс министрының беренче урынсабары Леонид Горнин хәбәр итте.

“Агымдагы елның гыйнвар-апрелендә дәүләт әҗәте күләме 161,6 млрд сумга яисә 7,3%ка кимеде һәм 2 трлн 44,7 млрд сум тәшкил итте – бу кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмаганда, РФ субъектлары бюджетлары керемнәре күләмнең 23,4%. Биредә тагын шул исәптән базар йөкләмәләре буенча бурычның күләме дә 201,9 млрд сумга, ягъни 17%ка кимеде, хәзер ул 985,5 млрд сумга тигез”, - диде Горнин.

Ул дәүләт әҗәте дәрәҗәсен төбәкләрнең илкүләм проектларны гамәлгә куюларына әзерлеген күрсәтә торган төп күрсәткечләре һәм илкүләм проектларны башлап җибәрер алдыннан дәүләт һәм муниципаль әҗәтнең хәлен төбәкләр өчен төп таләпләрнең берсе иде дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International