Антон Силуанов: үзмәшгульләр кече һәм урта бизнеска ярдәм программасына кертеләчәк

2019 елның 24 мае, җомга

Үзмәшгуль гражданнар кече һәм урта бизнес вәкилләре кулланган льготалардан файдалана алачак. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов "Бизнес-навигатор МСП" порталы сервисларын – үз бинесын ачарга яисә киңәйтергә теләгән эшкуарларга ярдәм итү өчен бушлай мәгълүмати ресурсны презентацияләү барышында җиткерде.

“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү илкүләм проекты барышында без бу мәсьәләне тикшердек һәм ярдәм итү чаралары бизнесның барлык төрләренә, шул исәптән үзмәшгульләргә дә карарга тиеш дип килештек. Моны без тулысынча гадел булыр дип саныйбыз”, - диде Силуанов.

Ул үзмәшгульләр өчен салым режимы – ул “безнең кешеләр бизнес белән шөгыльләнсен өчен гади һәм аңлаешлы режим” дип искәртте.

“Безнең бурыч хәзер – барысын да [күләгәндән] чыгару, агарту. Бу өстәмә плюслар – үзмәшгульләр үз керемнәрен күрсәтеп, банкта кредит ала ала”, - дип өстәде беренче вице-премьер.

Аның сүзләренчә, Хөкүмәт теркәлгән үзмәшгульләрнең санын арттыру белән кызыксына. Хәзер якынча инде 90 мең үзмәшгуль теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International