Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашу турында

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, Anadоlu Efes комапниясенең Казанда сыра заводы бар. Очрашуда предприятиенең агымдагы эшчәнлеге һәм киләчәктә уртак проектлар турында фикер алыштылар.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International