ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин 2019 елның 1 кварталында ТР тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре белән таныштырды

2019 елның 19 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.  

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашты.   

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре барлыгы 66 млрд. сум тәшкил иткән. 

Республика бюджеты 55,3 млрд. сумга үтәлгән.

Җирле бюджетларга 10,7 млрд. сум җыеп алынган.

Табышка салымның өч ай эчендә кереме 27,8 млрд. сум тәшкил иткән.

1 кварталда республиканың берләштерелгән бюджетына физик затларның керемнәренә салым барлыгы 17,7 млрд. сум күләмендә кергән. Салымның керемнәре динамикасы уңай, 2018 елның шул ук дәрәҗәсенә карата үсеш тизлеге 5,4% тәшкил иткән.

Җир салымы буенча керемнәр барлыгы 1,9 млрд. сум булган.

Республиканың берләштерелгән бюджетында бердәм керемгә салымнарның керемнәре 2,5 млрд. сум тәшкил иткән.

Салым булмаган керемнәрнең кереме Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетында барлыгы 4,7 млрд. сум, республика бюджетында – 3,0, җирле бюджетларда – 1,7 млрд. сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 45,8 млрд. сум тәшкил иткән. Республика бюджетының чыгымнары барлыгы 36,6 млрд. сум күләмендә башкарылган. Республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар җирле бюджетларга вакытында һәм тулы күләмдә барлыгы 8,4 млрд сум бүлеп бирелгән. Муниципаль берәмлекләрнең чыгымнары 17,6 млрд. сум тәшкил иткән.

Ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 кварталда кергән керемнәр бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын вакытында түләргә, планлаштырып куелган барлык дәрәҗәдәге бюджетларның беренче чираттагы чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга һәм капиталь характердагы чыгымнарны башкарырга мөмкинлек биргән. 

Бюджеттан тыш эшчәнлек буенча республикага буйсынган учреждениеләр 2019 елның 1 кварталында түләүле хезмәт күрсәтүдән 2 млрд. 38 млн. сум керем алган, муниципаль учреждениеләр – 939 млн. сум.

Барлык дәрәҗәдәге бюджетларның балансланган булуын тәэмин итү, керемнәрне тулысынча җыеп алу һәм расланган чыгымнарны вакытында финанслау – ел ахырына кадәр беренче чираттагы бурычыбыз булып тора дип искәртте Радик Гайзатуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International