Антон Силуанов бизнесны авктивларын Россия юрисдикциясенә активрак күчерергә әйдәде

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов бизнесны активларын Россия юрисдикциясенә активрак күчерергә әйдәде – моның өчен барлык шартлар да булдырылган.

“Бүген без бизнесны чит ил юрисдикциясеннән Россиянекенә яңадан теркәргә мөмкинлек бирә торган махсус инструментлар әзерләдек”, - диде Силуанов Россия бизнесы атналыгы кысаларында Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы корылтаенда чыгышы вакытында.

“Анда ресурсларыгызны, акчаларыгызны тагын күпме тотарга мөмкин, аларны Россиягә күчерергә кирәк, барлык шартлар да булдырылган”, - дип искәртте ул.

“Карагыз, дивидендларга һәм кыйммәтле кәгазьләрне гамәлгә куюдан керемгә салым ставкасы ноль... Чит ил затлары файдасына бирелгән дивидендларга чыганакның салым ставкасы 5%, моны тагын кая табарсыз? Бары ниндидер офшор компанияләрдә генә... Өстәвенә, сез офшорларда теркәлгән, бигрәк тә Россия компанияләренә мөнәсәбәтнең нинди булуын яхшы күрәсез. Күчегез безгә! Махсус ике юрисдикция булдырылды”, - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International