Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XI киңәйтелгән утырышы турында

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2019 елның 11 мартында «Пирамида» КККда (Казан) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XI киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов та катнашты. Чара кунаклары – РФ Дәүләт Думасы депутатлары Геннадий Онищенко, Айрат Фәррахов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт департаменты директоры Милена Арсланова һәм башкалар.

Чара модераторы – эшкуар Айдар Исмәгыйлев булды.

Көн тәртибенә чыгарылган темалар: үзмәшгүль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә үзмәшгүль эшкуарларның тәвәкәллек куркынычын киметү, үзмәшгүль эшкуарлар сыйфатында чит илләр гражданнарын теркәү, үзмәшгүль эшкуарларның дәүләт сатып алуларында катнашулары, үзмәшгүль эшкуарларның юридик затлар белән хезмәттәшлеге мөмкинлекләре һәм үзмәшгүль эшкуарлар өчен яңа базарлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International